Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
РЕДАКЦИЯ

Бүген Азнакай районында чыгып килүче газетасына – 89 яшь

Һай, бигрәкләр дә тиз үтә бу вакыт дигәнең. Бүген газетабызга – 89 яшь. Шулай итеп, юбилей елына аяк басарга да санаулы гына айлар калып бара. Шул уңайдан газетабыз битләрендә Маяк” – 90” дип исемләнгән яңа рубрика ачып җибәрәбез. Аның тәүге язмасын рәхим итеп укыгыз. Сездән газетабызның тарихы, истәлекле вакыйгалары белән бәйле язмалар, фотосурәтләр көтәбез. Районыбыз елъязмачысының үткәнен бергәләп барлыйк!

Сугыштан кайтканнан соң куык яктысында газета басканнар

1947 елда төшерелгән фотосурәттә беренче рәттә сулдануңга: Хөршисара Кашафетдинова – җаваплы сәркатип, Мөршидә Шәрәфетдинова – мөхәррир, Разия Рәхимова – райком секретаре,

икенче рәттә: Ниса Әхмәтшина, Мөхәммәтвәгыйзь Мөхәммәтзакиров – газета басучылар, Сәет Барыев, Тәгъзимә Әхмәтшина – хәреф җыючылар.

Аксак Фатыйх, кулсыз Сәет, чукрак Вәли... Әйе, безнең авылда мондый кушаматлы абыйлар күп иде. Минем әтине дә сукыр Вәгыйзь дип йөрттеләр. Наполеон да: “Сугыш алдан уйланылмаган вакыйгалардан тора” – дип язган бит. Зәкуан бабам, Шәмсекамал әбием гаиләсендә әтием дә дөньяга саутаза малай булып туган, югыйсә.

Әби-бабам заманына күрә алдынгы карашлы кешеләр була, 6 малайның берсе булса да өйрәнми калмас дип, ашлык сатып, Бөгелмә базарыннан гармун алып кайталар. Әтием гармунын күтәреп аулак өйләрдә уйнап йөри торгач, яшьлегенең солдат чоры да килеп җитә. Авылның иң чибәр кызы Шәмседоха озатып кала аны. 3 елдан соң авылга әйләнеп кайткан егетне кура җиләгедәй тулып пешкән сөйгәне каршы ала. Яшәү дәверендә ул аны ике канкойгыч сугышка озата. Фин сугышына киткәндә ике кызчыгын күтәреп кала. Аннан исән-имин кайтуын көтеп алып, бәхетле тормышта бер ел да яшәп кала алмыйлар, Бөек Ватан сугышы башлана. Әтием беренче көннәрдә үк фронтка алына. Ул вакытта төз гәүдәле, янып торган 31 яшьлек ир-егет була.

Ленинград фронтында була. Калинин шәһәре тирәсендә барган бәрелешләрнең берсендә янында снаряд шартлап, контузия ала. Ивановодан ерак түгел урнашкан госпитальдә күзенә операция ясыйлар. Хирург сул аягын да кисмичә булмас, ди. Әмма әти ризалашмый, яралы булса да, үз аягында кайтып керәсе килә аның авылына – якыннары янына. Шулай итеп, сул як күзе пыяладан, уң аягына аксап, яралардан төзәлмәгән сул кулын асып кайтып керә ул.

Дәваланып, бераз хәл алгач, Тымытык районында чыгып килүче “Трактор” газетасына эшкә урнаша. Бу газета хәзерге “Маяк”ка нигез салган “Коммуна” белән беррәттән чыгып килә. Әтиебез редакциядә 10 елдан артык газета басучы булып эшли. Ат җигеп Казанга кадәр газета кәгазенә йөрүләрен, төннәр буе барабан әйләндереп куыклы лампа яктысында газета басуларын бик еш искә ала иде. Башкала ерак, берничә көн-төн барганнар, атны да сакларга, ашатырга да кирәк. Әниебез май язып, аларны берәр-икешәр кадаклы йомры итеп, әтигә биреп җибәрә торган булган. Әти юлда аларны атка ашату өчен солыга алыштырган.

–Әтиегез кайтып кермичә черем дә итә алмадым, – дип сөйли иде әни. – Ул заманнарда урман тулы бүре, атка, үзенә бербер хәл булмасын, дип кайгыра идем.

54 ел әнә шулай бер-берен кайгыртып, тату, матур яшәде алар.

Район бетерелеп, редакция Азнакай районы басмасы белән кушылгач, лаеклы ялга чыкканчы әтиебез “Авангард” колхозында хезмәт куйды. Элеккеге редакция хезмәткәрләре кайсы гына тармакта эшләсәләр дә берберенең хәлен белешеп, аралашып, ярдәмләшеп яшәделәр.

Әнә шулай сугыштан яраланып кайтып “сукыр” кушаматы алган әтиебез озын кышкы кичләрдә фронт хәлләрен сөйләп утырыр иде.

–Дөньялар һаман тыныч түгел. Бу бәндәгә ни җитми? Кешеләр тарих биргән сабакны онытырга тиеш түгел, югыйсә, – дип офтанып әйтеп куяр иде.

Әтиләребезгә “аксак”, “чукрак”, “сукыр”... кушаматлары тагылу да шушы каһәр суккан сугыш аркасында иде бит.

Илгизә Әхмәдиева, Азнакай шәһәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев