Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
РЕДАКЦИЯ

Баш мөхәррир булу җиңелме? - ФОТОРЕПОРТАЖ

​​​​​​​Менә инде дистә елга якын районыбызда җирле үзидарә көне уңаеннан мәктәп укучылары белән бергә Дублер көне дә уздырылып килә.

Быел да җирлегебезнең җитәкче постлары белән якыннанрак танышу чарасына мәктәпләрнең өлкән сыйныф укучылары – иҗтимагый лидерлар, уку алдынгылары, булачак һөнәрләрен инде сайлап куйган 50 дән артык егет-кыз килде.

“Маяк” газетасының баш мөхәррире Фәрхәт Шәйхулов бу көнне постын журналистикага тәүге адымнарын атлаган гимназиянең һәм 3 нче мәктәпнең унынчы сыйныф укучылары Ләйсән Хуҗина белән Ильнар Нуркаевка тапшырды. Алар барысы бергә редакциядә планерка үткәрде, газетаның һәм сайтның көн сулышы, укучыларны тагын да күбрәк тарту юллары хакында әңгәмә кордылар, редакциянең музеенда булып, 90 еллык юбилейга әзерлек барышы белән таныштылар, подписка кампаниясе уңаеннан почтальоннар белән оештырылган очрашуда катнаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев