Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
РЕДАКЦИЯ

Азнакайның «Теремкәй» бакчасында тәрбияләнүчеләр «Маяк» та кунакта булды

Бүген «Маяк» музее иртәдән үк гөрләп торды: шәһәрнең 2 нче балалар бакчасы логопеды Нәргизә Зарипова җитәкчелегендә өлкән һәм мәктәп алды төркемнәре, тәрбиячеләр кунакка килде.

Кечкенә малай- кызлар газетаның тарихы, редакциянең бүгенге эшчәнлеге хакында зур кызыксыну белән тыңладылар. Музей экспонатлары да җәлеп итте аларны. Сораулар да яудырдылар.

Кечкенә кунаклар үзләре дә буш килмәгән: язга багышланган җыр- шигыръләре белән күңелләрне җилкендереп, эшкә яңа дәрт өстәп киттеләр.

Сүз уңаеннан, Нәргизә Зарипованың иҗат проекты нигезендә мондый очрашулар ел әйләнә үткәрелеп килә һәм алар газета белән укучыларыбыз арасында ныклы күпер булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев