Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
РЕДАКЦИЯ ПОЧТАСЫННАН

Тотрыксыз һава торышы бакча культураларына начар тәэсир итәме?

“Яңгырларның күп булуы үсемлекләрдә фитофтороз авыруын китереп чыгарырга мөмкин дип ишеттем. Бу хактан да шулаймы?” Резеда Рәхимова, Азнакай.

Сорауга “Россельхозцентр” җәмгыятенең республика филиалы җитәкчесе Маргарита Хәсәншинага  җавап бирә:

Әйе, дымлы һава торышы сакланганда, яңгырлы елны фитофтороз аеруча еш күзәтелә. Бу гөмбә авыруы, ул үсемлекнең чәчәгеннән алып җимешенә кадәр зарарлый, аеруча бәрәңге һәм помидорга яный. Авыру үсемлекләрнең ботакларында, яшелчәләрнең кабыгында коңгырт көрән төстәге таплар барлыкка килә. Өлгермәгән җимешләр дә карала башлый. Бәрәңгенең яфраклары шулай ук каралып, бөгәрләнеп, коелырга мөмкин. Вакытында профилактика чаралары күрелмәсә, гомумән, уңышсыз да калу куркынычы бар.

Авыру башланганчы түбәндәге дарулар белән эшкәртергә киңәш итәбез: Фитоспорин, Триходермин, Псевдобактерин. Әлеге табигатькә зарарсыз фунгицидлар киң куллану спектрына ия. Trichoderma lignorum микробы, мәсәлән, 60 тан артык патогеннарын юк итәргә һәм туфрак уңдырышлыгын арттырырга сәләтле.

Теплицада үстерелә торган помидорларны фитофторадан саклауның халык ысулы да бар. 

Катнашма әзерләү өчен 10 литр суга 15-20 тамчы йод, 1 литр сөт һәм ярты чәй калагы бор кислотасы кирәк булачак. Әлеге катнашма белән помидорларны 15 нче августка кадәр һәр 15 көн саен сиптереп торырга кирәк.

Үсемлекләрнең иммунитетын ныгыту өчен аларны туклыландыру зур әһәмияткә ия. Истә тотыгыз, хайваннарны дәвалап булса, үсемлекләрне профилактика чараларын күреп кенә саклап калырга мөмкин. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев