Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
РЕДАКЦИЯ ПОЧТАСЫННАН

Мәрхәмәтле булсыннар иде...

Редакциябез почтасына Актүбә бистәсендә яшәүче Фаина Варгановадан хат килеп иреште.

Актүбә бистәсендә яшәүче Фаина Варганова:

– Мин күпфатирлы йортта яшим һәм кече дусларыбыз – мәчеләр, этләр өчен бер почмакка бәләкәй пластик чиләктә су куйдым. Минем йорт янында яшәүче балалар шул почмакны тар-мар иттеләр – суын түгеп, чиләген тишкәләп, сындырып ташладылар. Эсседә сусап тилмергән кошларга дип куелган су савытлары белән дә шул ук хәл.

Шундый таш бәгырьле, оятсыз балалар булуга күңелем бик нык кырылды. Әмма башка очрак мине тынычландырды: көн саен, кич белән салкынча булганда, өйдән чыгып, эскәмиядә утырып ял итәм һәм минем подъезд янында йоклап ятучы мәчеләрне ашатам.

Бик еш мәктәп балалары да килеп, песиләрне һәм песи балаларын ашаталар – ул 2 нче мәктәптә 7 сыйныфны тәмамлаган Злата Алеткина һәм Дамир Бикбаев. Бу балалар тәрбияле гаиләләрдән дип уйлыйм, чөнки бала барысын гаиләдә күреп үсә. Бөтен балалар да Злата белән Дамир сыман булсыннар иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев