Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
РЕДАКЦИЯ ПОЧТАСЫННАН

«Маяк» белән бергә

Фаяз Зәйдуллин, Туйкә авылы.

Яраткан газетабыз «Маяк»ка 95 яшь тулган икән. Әле кайчан гына шәһәр — район мәдәният сараенда 90 еллыгын билгеләп үткән идек — инде биш ел үтеп тә киткән. Бәйрәмдә бүләк иткән блокнот белән ручка әле бүген дә кулымда.

«Маяк» газетасының 14 март — җомга санында басылган газета тарихы һәм шәхесләре турында язма, газетаның баш мөхәррире Ф. Ф. Шәйхулов мәкаләсе күп кенә истәлекләрне искә төшерде, үзем белгән мөхәррир — корреспондентларны искә төшереп, уйланып йөрдем.

Фәрхәт Фәһим улының «үз хезмәтләренә тугры булып калган почтальоннарыбызның тырыш хезмәте югары бәягә лаек» — дигән юллары бала чакта әнигә ярдәм итеп, авыл буенча почта таратып йөргән чакларны искә төшерде.

Әниебез Зәйдуллина Сәхипъямал Хәйбрахман кызы 1961 — 1967 елларда авылда почтальон (хезмәт кенәгәсендә «писмонос» дип язылган) булып эшләде. Туйкә авылы почта бүлеге җитәкчесе Газизуллина Хәтирә апа иде. Ул 1959 — 1984 елларда шушы вазыйфаны башкарды. Ул чорларда авыл кешеләре газета — журналларга күпләп языла, укытучылар һәм мәктәп тә вакыты мәтбугатны күпләп алдыра, аралашу формасы — хатлар һәм открыткалар да бик күп була иде. Әнинең почтальон сумкасы шыплап тула, көне — көне белән анда сыймый да. Без, балаларның мәктәптән кайткач иң беренче эшебез әнигә ярдәм итү, йөгерә — йөгерә почта тарату иде. Иң үзәккә үткәне — язгы, көзге пычраклар, яңгырлар, кар бураннары. Кыш көне урамда ат — чана юлы гына, ул чорларда почта тартмалары юк, газета — журналларны капкага гына кыстырып китәргә ярамый. Ярый әле ул елларда ишекләр бикле түгел, ишекне шакып, почтаны верандага куеп калдырасың. Әле менә әнинең хезмәт кенәгәсен карап утырам: ул елларда хезмәт көне минимумы 250 көн булып, әнинең эшкә чыгу көннәре 300 — 360 көн булган. Әле почта бүлеген утын ягып җылыту, утын кисү — яру да аның өстендә. Бусы инде без — малайлар эше иде.

Без «Коммуна», «Маяк» газеталарын күрү генә түгел, аларны авыл халкына җиткерүдә дә үз өлешебезне керткәнбез.

Быел ел башында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына берәр материал тапмабызмы дип, әнинең сандыгына (шөкер, сандык исән) «ревизия» ясадык. Моңынчы игътибар итмәгән бер газетага — әни аны ниндидер өлге итеп файдаланган — 1941 елның 25 сентябрендә чыккан «Коммуна» газетасына тап булдык. Беренче битендә «Батыр сугышчыларыбызны җылы киемнәр белән тәэмин итик» дигән мәкалә басылган. Анда безнең колхоз да искә алынган: «Сталин исемендәге колхоз членнары Кызыл Армиягә җылы киемнәр җибәрү өчен үзләренең хезмәт көннәренә бүленергә тиешле фондларыннан 2000 сум акча, 15 пар киез итек, телогрейкалар һәм башка әйберләр бирделәр».

Әниебез 1938 — 1947 елларда сарыкчылыкта ферма мөдире булып эшли. Үзе исән чагында мин аңардан сугыш елларында авыл тормышы, тылдагы хезмәт турында истәлекләрен язуын сораган идем. Ул миңа бер дәфтәр тутырып истәлекләр язып бирде. Шул истәлекләрдән бер генә өзек китерәм:

«Сугыш башлангач, бөтен эш хатын-кызга һәм карт — корыга калды. Фермадан кайтып кергән юк, ..., җәй буе печән чабабыз, яфрак әзерлибез. Җәй көне сарыклар көтүдә, Әфләтүнова Сара апа сава торган сарыкларны (!) көтә, ул сарыкларны сава идек. Көн саен 35 — 40 ар (!!!) литр сөт тапшыра идек заводка, брынза ясарга».

Менә шундый истәлекләрне яңартты газетаның бу саны, гыйбрәтле истәлекләр.
...Рәхмәт газетабызга шундый мәкаләләр биргән өчен.
95 яшьлек юбилеегыз белән, редакция коллективы! Эшегездә яңадан — яңа уңышлар Сезгә!
Һәрчак бергә булыйк дигән теләктә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев