Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
РЕДАКЦИЯ ПОЧТАСЫННАН

Азнакайда яшәүче 2,5 яшьлек Аишага ярдәм кирәк

Рамазан – изге гамәлләр ае дип әйтәләр. Аллаһ бу айда безне аеруча күп игелекләр кылырга чакыра.

Азнакай шәһәрендә гомер итүче кечкенә Аиша да безнең ярдәмгә мохтаҗ. Сабый балаларның церебраль паралич авыруы (ДЦП)  белән  көрәшә. Моңа эпилепсия дә өстәлгән.

Аның әти-әнисе бүген көтеп алган, яшәү көче нык булган нәниләрен савыктыру, тизрәк аякка бастыру теләге белән яналар. Әмма 1 миллион сум акча – Мәскәүдә тернәкләнү узар өчен нәкъ шуның кадәр акча кирәк – Аишаның әтисе Рөстәм һәм әнисе Гөлзилә өчен күтәрә алмаслык зур сумма.

Дөньяга сөю белән баккан кызчык та, аның якыннары да бүген мәрхәмәтле кешеләр ярдәменә өметләнә.

Акчаны түбәндәге телефон номерлары буенча банк картасына күчерергә мөмкин. Халкыбыз юкка гына “Тамчыдан күл җыела” димәгән. Акча да тиенләп, сумлап җыела, балаларын савыктыру өчен бар көчен куйган гаиләгә булдыра алганча ярдәм итсәк иде.

Тел.:8-917-931-78-42 (Ак Барс) – кызчыкның әнисе Гульзиля Инсафитиновна; 

8-917-894-81-23 (Зенит) – Рустем Радикович (әтисе).  

8-917-287-34-91 (Сбербанк, Тинькофф, Альфа-Банк) – Рахимзянова Альфия Илькамовна (әбисе).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев