Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Пресс-конференция

Азнакайда хокук бозучыларны урамдагы камералар ярдәмендә ачыклыйлар

Соңгы елларда шәһәрдә алып барылган төзекләндерү эшләрен бармак белән генә санап чыкмалы түгел.

Әмма бер яктан төзесәләр, икенче яктан булганны туздырып, җимереп баручылар да юк түгел. Мондый мәнсезләр җаваплылыктан котылып кала алмый, билгеле. Аларның күбесен видеокамералар ярдәмендә “аулыйлар”.
Редакциядә уздырылган “Түгәрәк өстәл” сөйләшүе дә әлеге мөһим сорауга багышланган иде. Анда шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Эльвир Габдрахманов. Район башлыгы ярдәмчесе Илдар Шакиров. район башкарма комитетының эшләр белән идарәчесе Руслан Дәүләтшин катнашты.
Сөйләшү барышында Эльвир Габдрахманов вандаллар турында ачынып сөйләде.
- Соңгы елларда шәһәребездә иминлекне саклау буенча бик күп камералар урнаштырылды. “Имин шәһәр” программасы нигезендә 26 камера эшли. Алар урам чатларына, паркларга урнаштырылган. “Имин ишегалды” программасы буенча 333 камера куелды. Алар күпфатирлы ишегалларын күзәтү астында тота. Камераларның барысы да район эчке эшләр бүлеге күзәтүендә, мәгълүматлар 30 көн дәвамында саклана. Камераларның санын тагын да арттыру күздә тотыла, чөнки шәһәрдә вандаллык очраклары арта. “Безнең ишек алды” программасы нигезендә ишегалларына балалар, уен мәйданчыклары урнаштырылган иде. Бүген инде аларны да ваталар, маркерлар ярдәмендә бозалар. Паркларны гына алыйк, соңгы елларда шәһәрдә төзекләндерү буенча бик күп эшләр башкарылды. Үзебез ял итә торган урыннар болар, әмма кая карама, ватылган-җимерелгән урыннарга тап буласың, бөтен җиргә язып-сызып бетергәннәр. Мондый тәртип бозучыларны камералар ярдәмендә эзләп табабыз. Киләчәктә шәһәрдәге күпфатирлы йортларның подъезд ишекләренә  цифрлы домофоннар урнаштыру күздә тотыла. Аларның һәрберсе шулай ук камералар белән тәэмин ителгән, - ди шәһәр башкарма комитеты рәисе.
Видеокүзәтү хокук саклау органнары өчен дә яхшы ярдәмчегә. Җинаятьләрне ачуда нәкъ менә әлеге камералар булыша.
- Видеокүзәтү системасының эшчәнлеген район эчке эшләр бүлегенең дежур часте даими контрольдә тота. Ел дәвамында шәһәрдәге видеокамералар ярдәмендә 15-25 җинаять, 200 дән артык хокук бозу очраклары ачыклана. Паркларда шәһәр милкенә зыян салган кешеләр дә җаваплылыктан качып кала алмаячак, - ди район башлыгы ярдәмчесе Илдар Шакиров. 
Билгеле, камералар террорчылык актларын, экстремизм күренешләрен ачуга да, җинаятьләрне киметергә, иминлек дәрәҗәсен арттырырга¬ да ярдәм итә.
- Бүген районда халык күп була торган урыннарның барысы да, шул исәптән, барлык белем бирү учреждениеләре: мәктәпләр һәм балалалар бакчалары да күзәтү астына алынган. Видеоязмалар бик сыйфатлы, тәүлекнең караңгы вакытында да тәртип бозучыларның йөзе аермачык күренеп тора, - ди район башкарма комитетының эшләр белән идарәчесе Руслан Дәүләтшин.
Язманы тулысынча “Маяк” газетасыннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев