Азнакаево
  • Рус Тат
  • Рәфыйков Гаптеләхәт Гатуф улын олуг бәйрәме-55 яшьлек юбилее белән котлыйбыз

    Табигатьнең иң матур, иң гүзәл, иң самими мизгелендә - бар җиһан чәчәккә төренеп балкыган чорда 12 июль көнне Азнакай районы Буралы авылында җиде балалы гаиләдә туып, хәзер дә шул авылда гомер итүче кадерле тормыш иптәшем, яраткан әтиебез, Рәфыйков Гаптеләхәт Гатуф улы үзенең олуг бәйрәмен -55 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Кадерле...

    Табигатьнең иң матур, иң гүзәл, иң самими мизгелендә - бар җиһан чәчәккә төренеп балкыган чорда 12 июль көнне Азнакай районы Буралы авылында җиде балалы гаиләдә туып, хәзер дә шул авылда гомер итүче кадерле тормыш иптәшем, яраткан әтиебез, Рәфыйков Гаптеләхәт Гатуф улы үзенең олуг бәйрәмен -55 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
    Кадерле әтиебез! Бүген гомер мизгелеңнең матур бәйрәме, ир-атның акыл туплаган, асыл, иң күркәм чоры. Гомер юлың якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык! Бүген сиңа 55 яшь тулды. Әмма син безнең өчен һаман япь-яшь.Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхет, эшеңдә зурдан-зур уңышлар, яхшы, күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа. Бөтен гомереңне, көчеңне кешеләр бәхете өчен биргән көчле зат буларак эчкерсезлегең, ихласлыгың, ягымлылыгың, шул ук вакытта туры сүзле,таләпчәнлегең белән кешеләр күңелен яуладың. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып кал. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын сиңа! Мең яшә!
    Көннәрең шатлык белән үтсен. Гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып, әни белән бергә сандугачлар кебек сайрашып яшәгез. Безнең туган йортыбызның яме бит сез. Ата-ана булмаса, әллә нинди сарайларның да яме калмый, алардан үтәли җилләр исә башлый. Ә әти-әни исән булса, карлыгач оясыдай кечкенә өй дә зиннәтле сарайдан зиннәтлерәк тоела.
    Гаилә нигезе нык син булганга гына,
    Рәхмәт синең төпле сүзеңә.
    Безгә булган изгелегең, игътибарың
    Савап булып кайтсын үзеңә!
    Шатлык-куанычлар, сәламәтлек,
    Сине ташламасын, әти, гомергә,
    Йортыбызны җылытучы учак,
    Нур сибүче кояш син безгә!
    Иң изге теләкләр белән сөекле хатының, балаларың.

    Реклама

    Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: