Азнакаево

Азнакаевский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
НАРОДНЫЕ НОВОСТИ

Азнакайда Нәүрүз бәйрәмендә Данир САБИРОВ чыгыш ясады - ФОТОРЕПОРТАЖ

(Азнакай, 18 март, Резеда ШӘРИПОВА) Мәдәният йорты мәйданында Нәүрүз - кышны озату, язны каршылау бәйрәме узды. Ул театральләштерелгән тамаша белән башланып китте һәм кызыклы уеннар, иҗат коллективларының җыр-биюләре белән дәвам итте. Азнакайлыларны муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин бәйрәм белән тәбрикләп, изге теләкләрен юллады. Эстрада йолдызлары - якташларыбыз Данир Сабиров, юмор...

(Азнакай, 18 март, Резеда ШӘРИПОВА) Мәдәният йорты мәйданында Нәүрүз - кышны озату, язны каршылау бәйрәме узды.

Ул театральләштерелгән тамаша белән башланып китте һәм кызыклы уеннар, иҗат коллективларының җыр-биюләре белән дәвам итте.

Азнакайлыларны муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин бәйрәм белән тәбрикләп, изге теләкләрен юллады.

Эстрада йолдызлары - якташларыбыз Данир Сабиров, юмор остасы Фирүз Назиров, Татарстан халыклары Ассамблеясының таҗиклар оешмасы чыгышы да ямь өстенә ямь булды.

- Азнакаебыз елдан-ел матурлана, аның өчен гоуруланып яшибез. Менә бәйрәмгә дә үземнең җыр-моңнарымны алып килдем. Алга таба да якташларыма уңышларга ирешеп,шулай матур итеп яшәргә язсын, - ди Данир Сабиров.

Кар-буран дип тормаган, халык күмәкләшеп бәйрәм карарга килгән.

-Туйкәдә сайлау участогы ачылу белән үк тавыш биреп, концерт карарга килдем. Яшь чагым булса, үзем дә концерт куеп йөрер идем әле, - ди Чалтаймастан җор күңелле Тәслия апа Җиһаншина.

Мәктәп туклауны комбинаты исә халыкны майлы ботка, кайнар чәй белән сыйлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда Нәүрүз бәйрәмендә Данир САБИРОВ чыгыш ясады ФОТОРЕПОРТАЖ