Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

«Звездочка» балалар бакчасында бәйге узды

Азнакай шәһәренең 6 нчы “Звездочка” балалар бакчасында “Елның иң яхшы мәктәпкәчә әзерлек төркеме баласы” бәйгесе узды.

Анда 12 бала катнашты. Алар портфолиоларын, визит карточкаларын тәкъдим иттеләр, белемнәрен һәм иҗади сәләтләрен күрсәттеләр.

Территориаль иҗтимагый үзидарә рәисләре Гөлфия Абуллина, Гөлфия Шәрәфетдинова һәм Лениза Кәлимуллина составындагы жюри балаларның яхшы әзерлеген билгеләп уздылар.

Конкурсантлар арасында Радэль Шәйхуллин иң яхшы әзерлеген күрсәтте. Барлык катнашучыларга да бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев