Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Урманай укытучылары әти-әниләргә рәхмәтле

Башлангыч сыйныфларның ата-аналары хәзер балалары белән бергә укыйлар. Урта һәм югары сыйныфлар мөстәкыйльлеккә өйрәнәләр.

 Укучылар да, әти-әниләр дә бу режимда эшләргә күнекмәгән. Күбесе интернет белән эшләү мөмкинлекләрен, видеоэлемтәгә керү юлларын белеп бетерми. Тик ата-аналарыбыз сынатмыйлар, укыту һәм тәрбия процессында укытучыларыбызның ышанычлы терәкләре булдылар. Дәресне аңлаталар, тикшерәләр, фотога төшерәләр һәм янәдән укытучыга җибәрәләр. Кайберләре укучылар өчен әзерләнгән кейс пакетларны килеп алалар, биремнәрне кабат тикшерү өчен мәктәптә китерәләр. Без, укытучылар, аларга бик рәхмәтле. Бер сулышта атлавыгыз, аңлавыгыз, килеп туган мәсьәләләрне, борчуларны бергәләп җиңүебез белән көчле БЕЗ!

Психологлар ата-аналарга түбәндәгеләрне киңәш итә:

– Көннең гадәти режимын сакларга тырышыгыз.

– Әлеге хәлнең һәм аның куркынычлары турында озак фикер алышмагыз. Социаль челтәрләрдән нечкәлекләрне эзләп, вакыт әрәм итмәгез.

– Бала белән бергә берничә генә дистанцион дәрес булса да үзләштереп карагыз. Балалар инде мәктәпләрдән күрсәтмәләр, кирәкле ресурслар исемлекләрен алдылар.

– Яңалыклар агымын киметергә тырышыгыз. Яңа хәбәрләр турында белү өчен, бер генә мәгълүмат чыганагы калдырыгыз һәм аңа көненә 1-2 тапкыр күз салыгыз. Ләкин йокларга ятарга ике сәгатьтән дә соңга калмыйча. Бу күңелдәге борчу дәрәҗәсен киметергә ярдәм итәчәк.

– Балага "мәгълүмати бум"лы социаль челтәрләрдән качарга киңәш итегез. Бер генә мессенджер сайлагыз һәм аралашуны шунда күчерегез. Үзегез дә бу кагыйдәгә ияреп карагыз.

– Баланың мөстәкыйль активлыгы чорларын алдан кайгыртырга кирәк. Аны һәрвакыт мавыктырырга, күңел ачарга кирәкми.

– Уртак эшләр өчен вакыт табыгыз. Һич югы өегездә бергәләшеп “генераль” җыештыру ясагыз!

– Балага позитив активлык тәкъдим итеп карагыз. Мәсәлән, аны кызыксындырган темага видеоблог алып барырга. Борчылуга каршы иң яхшы даруның юмор булуын онытмагыз.

Эльвира Ихсанова, Урманай мәктәбенең укыту эшләре буенча директор урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев