Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Урманай авылы мәктәбе бер гасырлык юбилеен каршылады

Урманай авылы урта мәктәбенең 100 яшьлек юбилеен тантаналы төстә билгеләп уздылар.

Бәйрәмдә район һәм мәгариф идарәсе җитәкчеләре, ветеран укытучылар, шушы мәктәпне тәмамлаган укучылар катнашты.

Район башлыгы Марсель Шәйдуллин юбилей белән котлап, авылларда мәктәпләр яшәргә тиеш дип ассызыклап үтте. Балаларны туган җиребезнең чын патриотлары итеп тәрбияләргә, туган телебезне сакларга чакырды.

Шушы мәктәптә 16 ел буе директор булып эшләүче Гөлшат Хәйбуллинага һәм укытучыларга рәхмәт сузләрен җиткереп, мәктәпкә 2 млн сумлык сертификат бүләк итте. Укытучыларга рәхмәт хатлары, мактау грамоталары тапшырды.

Бәйрәм котлауларына район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев, мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева  да кушылды.

 

Әлеге хакта тулырак “Маяк” газетасыннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев