Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Укучылар район архивы белән таныштылар

Татарстан Архив хезмәтенә – 100 ел.

Быел Татарстан Архив хезмәтенә 100 ел тула. Шулай ук Азнакай архив бүлеге оешуга да 85 ел.

Әлеге истәлекле даталар уңаеннан район башкарма комитетының архив бүлегендә укучыларга экскурсияләр оештырыла.

27 сентябрьдә биредә 9 нчы мәктәпнең педагог-психологы Ләйлә Низамова җитәкчелегендә 7 нче сыйныф укучылары булды.

Алар архивның тарихы, 1930 елда чыккан “Коммуна” газетасы рәсемнәренең клишелары, Азнакай авылы мәктәбенең беренче директоры Шираз Мөстәкыймовның шәхси документлары белән таныштылар.

Кайбер укучылар хәтта үз әби-бабайларының хезмәт хаклары турындагы документларны да таптылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев