Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Тымытык авылында мәктәп укучылары арасында волейбол ярышлары узды

Спортта шундый уңышларга ирешүче укучыларыбыз – безнең горурлыгыбыз.

7 апрель – Бөтендөнья сәламәтлек көне. Бу бик урынлы, чөнки сәламәтлек – яшәүнең нигезе. “Сәламәт булсаң, бар да була”, – ди халык.

Сәламәтлек көне Тымытык урта мәктәбендә тагын да үзенчәлеклерәк үтте. 7-8 апрель көннәрендә безнең мәктәпнең спорт залы волейбол сөючеләрне үзенә җыйды.

7 апрель көнне  Тымытык, Чубар Абдул, Кәкре Елга, Урсай, Җиңү бистәсе мәктәпләре укучылары һәм ветераннар көч сынашты. Тымытык егетләре – I, Чубар Абдулныкылар – II, Кәкре Елга мәктәбе укучылары – III призлы урыннарны яулады. Ветераннар белән бәйге дә оештырылды. Ветераннар Чубар Абдул егетләрен җиңде. Тымытык командасы белән уенда өстенлек егетләр ягында булды.

Волейбол уены 8е көнне дә дәвам итте. Бу көнне Тымытык, Чубар Абдул, Кәкре Елга, Чалпы, Җиңү бистәсе кызлары көч сынашты. Чубар Абдуллылар – I, тымытыклылар –II, Чалпы кызлары призлы III урынны яулады.

2 көндә дә укучыларның уенын Мөслим авылы волейбол уены ветераны Шәрифуллин Рифкать Фаиз улы хөкем итте. Ветеран Әгълиуллин Рифкать Зәки улы, иганәчелек күрсәтеп, укучыларны кубок, медальләр һәм грамоталар белән бүләкләде.

Егетләребезнең – I, кызларыбызның  II призлы урынны яулавы очраклы түгел. Чөнки безнең мәктәптә кичке сәгатьләрдә дә волейбол уеннары тынып тормый. Тренировка җитәрлек.

Кызларның тренеры – физкультура укытучысы Ягъфәрова Лилия Гаптрахман кызы. Командада аның 9 нчы сыйныфта укучы улы Рифат та уйнады. Рифат – спорт уеннары фанаты. Әле узган атнада гына ул Әлмәт футбол командасы составында  Йошкар Ола шәһәрендә уйнап, призлы  II урынны яулап кайттылар.

Егетләрнең тренеры – мәктәп  әтиләр советының спорт өлкәсе өчен җаваплы кешесе Сабиров Рамил Сәетмөхәммәт улы – шулай ук чын остаз.

Сабировлар гаиләсе – чын-чынлап спорт гаиләсе. Командада аларның улы Камил дә уйнады. Тормыш иптәше – инглиз теле укытучысы Сабирова Резидә Равил кызы уенны оештыруда, чәй өстәлләре әзерләүдә зур көчен куйды.

2 көнлек бу спорт чарасын оештыруда  шулай ук мәктәп директоры Кашапова Ф.Ф., аның урынбасары Солтанова Ф.Р.,  уенның санау өлешен алып баручы Рамазанова Г. Ш., рус теле укытучысы Шакирова Э. Ш. лаеклы өлешләрен керттеләр. Мәктәбебез пешекчеләре волейболчыларны тәмле ашлары белән сыйладылар.

Спортта шундый уңышларга ирешүче укучыларыбыз – безнең горурлыгыбыз.

Халидә Нургалива, Тымытык урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев