Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Туган телебезнең дәрәҗәсен саклыйк

Без рус теленә булган өстенлек мохитендә һәм бик күп чит телләрдән кергән сүзләр ташкынында яшибез.

Телебезне саклап калу проблемага әйләнеп бара. Мин – татар баласы. Татар телендә телем ачылган, татар телендә әнием мине юаткан һәм миңа татар көйләрен көйләгән. Шуның өчен дә татар теле миңа бик якын.

Гаиләдәге тырышлык белән генә зур нәтиҗәләргә ирешеп булмас дип уйлыйм, гәрчә бу мәсьәләдә ул иң беренче чылбыр булып торса да. Шуңа күрә балалар бакчаларында татар төркемнәре булдыруны, мәктәпләрдә татар сыйныфлары ачуны кирәк дип күрәм. Әйе, минем кайбер яшьтәшләрем, аларның әти-әниләре: “Ә нигә кирәк соң ул?” – дип әйтергә мөмкиннәр. Ләкин татар теленең җөмһүриятебездә рәсми дәүләт теле икәнен дә онытмыйк!

Мин үзем алтынчы сыйныфтан башлап һәр елны татар теленнән үткәрелә торган олимпиадаларда катнашып килдем. Бу телебезнең байлыгын, аның әһәмиятен тагын да ныграк тоярга ярдәм итте. Бәхеткә, республикабызда җитәкчеләрнең дә, яшьләрнең дә татар теленә карата игътибары артканнан арта. Күпчелек яшь гаиләләр сабыйлары, бер-берсе белән саф татарча аралашалар. Мисал өчен, Казан каласында яшәүче апамнар кечкенә балаларына барлык әйберне татарча өйрәтеп, татар телендә бишек җырларын көйләп йоклаталар.

Без башка милләт вәкилләре белән аралашканда телебезнең дәрәҗәсен сакларга тиешбез. Аларның татар теленә карата тискәре уй-фикерләренә һич читенсенмичә дөрес бәя бирергә кирәк! Оялмаска кирәк! Татар телен якларга кирәк! Шушы гамәлләребез безнең үзебездә дә эчке бер горурлык хисе уятачак.

Айназ Җиһаншина, КФУ студенты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев