Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Татарстанның 66 мәктәбендә «Үсеш ноктасы» үзәкләре ачылды

2023 елы башыннан авыл җирлегендә һәм кече шәһәрләрдә урнашкан 66 мәктәптә «Үсеш ноктасы» белем бирү үзәкләре ачылды.


Әлеге үзәкләр «Мәгариф» илкүләм проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында оештырыла. 

«Үсеш ноктасы» үзәкләрендә табигый-фәнни һәм технологик юнәлештәге өстәмә белем бирү программаларын гамәлгә ашыру өчен бөтен кирәкле җиһазлар бар.

«Үсеш ноктасы» үзәкләре мәктәп укучыларына һәм укытучыларга проектлар эшчәнлеген, сыйныфтан тыш чаралар, бәйгеләр оештыру, дәресләрдә заманча лаборатор һәм робототехника җиһазларын файдаланып, тәҗрибә һәм экспериментлар үткәрергә яңа мөмкинлекләр тәкъдим итә.

Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Гүзәл Насыйбуллина ассызыклаганча, балаларның сыйфатлы белем алуын тәэмин итү Татарстан өчен төп өстенлек һәм "Мәгариф"милли проектының төп максаты булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев