Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Татарстанның алты балалар бакчасында ата-аналарга бушлай консультация үзәкләре оештырылган

Алар «Мәгариф» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында ачылган.

Узган ел Татарстанның алты балалар бакчасы «Балалы гаиләләргә ярдәм итү» федераль проектында җиңү яулаган. Бу проект «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Җиңүчеләр арасында — Казанның Яңа Савин районындагы 151нче, Мәскәү районындагы 403нче балалар бакчалары, «Егоза» белем бирү үзәге һәм Чаллы шәһәренең 95нче «Балкыш», 12нче «Гусельки» һәм 105нче «Дюймовочка» балалар бакчалары бар. Әлеге балалар бакчаларында ата-аналар өчен консультация үзәкләре ачылды. Шулай ук әлеге үзәкләрнең белгечләре күчмә консультацияләр дә оештыра — ерак торак пунктларда яшәүче ата-аналар белән очрашулар үткәрү күздә тотыла. 
2019 елда ата-аналар өчен барлыгы 120 200 консультация уздырылган. Бу эш 2020 елда да дәвам итәчәк. 
Проектка федераль бюджеттан 21,2 миллион сумнан артык субсидия бүленгән, Татарстан бюджетыннан — 4,9 миллион сум һәм 3,8 миллион сум күләмендә оешмаларның бюджеттан тыш чаралары да җәлеп ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев