Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Татарстанда балалар бакчаларына түләү яңача исәпләнәчәк

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләренә ата-аналар түләве мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды.

Ул белдергәнчә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов икътисади криззис чорында балалы гаиләләрне яклау өчен балалар бакчаларына йөргән өчен ата-аналар түләве структарасын яңадан карарга кирәклеге турында карар кабул иткән.

Бала бакчага йөрмәгән очракта даими түләү өлеше 3-4 тапкырга, шулай ук күпчелек төркемнәрдә гомуми түләү күләме дә кимиячәк.

Әлеге социаль яклау чаралары республика бюджетыннан ел саен өстәмә 2 миллиард сум акча бүлүне таләп итә.

Хәзергесе вакытта мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләренең барлык төркемнәре өчен түләүнең финанс моделен формалаштыру буенча эш бара.

«Түләү 12 майдан ук яңа форматта исәпләнсен өчен эшне тизләтергә кирәк, - дип белдерде Алексей Песошин.

Фото: пресс-служба Президента РТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев