Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Татарстанда ата-аналар баланы мәктәпкә теркәлү урыныннан тыш та бирә алачак

Гаризалар 2020 елның февраленнән кабул ителә.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, быел ата-аналар баланы мәктәпкә теркәлү урыныннан тыш та бирә алачак. Бу Гаилә кодексына һәм «Мәгариф турында»гы федераль законга кертелгән төзәтмәләр белән бәйле. 
Министрлык хәбәре буенча, әгәр гаиләдәге бер бала теркәлү урынына карамаган мәктәптә белем ала яки балалар бакчасына йөри икән, калганнары да шунда йөрү хокукына ия булачак. 
Әмма буш урыннар булмаган очракта, мәктәп баланы кабул итүдән баш тарта ала.
Мәктәпләргә балаларны беренче сыйныфка язу 1 февральдән башлана. Кайбер мәктәпләр гаризаларны электрон рәвештә кабул итәчәк, дип хәбәр итә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы.

Фото: архив/Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев