Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Татарстанда 50 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны бушлай белем алу курсларына чакыралар

Россиядә «Демография» илкүләм проекты буенча өстәмә һөнәри белем алу өчен 50 яшьтән өлкәнрәк гражданнардан гаризалар кабул ителә башлады.

Бушлай үткәрелә торган курсларга 15 ноябрьгә кадәр язылырга мөмкин. Курсларны НТП Белем бирү компетенцияләре үзәге оештыра.

«Безнең бурыч – 50 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә заманча хезмәт базарында үз урынын табарга, яңа һөнәрләр үзләштерергә яки уңышлы эшмәкәр булырга ярдәм итү», – дип сөйләде НТИ Белем бирү компетенцияләре үзәгенә нигез салучы Регина Цыганкова. Ул дистанцион форматта бара торган программа бүген ихтыяҗ зур булган белемнәрне үзләштерергә, читтән торып башкарыла торган эш табарга, керемнәрне арттырырга мөмкинлек бирүен искәртте.

Илкүләм проект кысаларында «Цифрлы маркетинг», «Маркетплейс менеджеры», «Онлайн-курслар оештыру», «Эшмәкәрлек», «SМM-белгеч» кебек юнәлешләр буенча курслар тәкъдим ителә. Һәр курс 35-45 көн дәвам итә. Бушлай белем алу өчен «Россиядә эш» сайтында теркәлергә һәм Дәүләт хезмәтләре порталы аша авторизация узарга кирәк.

2021 елдан әлеге инициатива нигезендә илдә 15 меңнән артык кеше НТИ Белем бирү компетенцияләре үзәгендә белем алган. НТИ Белем бирү компетенцияләре үзәге статистикасы буенча, үткән ел курсларны узганнан соң гражданнарның эшкә урнашу күрсәткече 93 процентка җиткән.

Дәресләр адаптив укыту алымнарын файдаланып, онлайн-платформалар аша үткәрелә, ягъни материаллар һәм укыту темплары һәр студентка яраклаштырыла, дип искәрттеләр НТИ Белем бирү компетенцияләре үзәгендә. Студентларга белем алу өчен бөтен заманча мөмкинлекләр (вебинарлар, видеоконференцияләр, электрон дәреслекләр һәм ресурслар, интерактив биремнәр һәм тестлар, онлайн-дәресләр, укытучылар һәм группадашлар белән аралашу өчен чатлар һ.б.) тәкъдим ителә. Курсларны тәмамлагач, билгеләнгән үрнәктәге диплом яки таныклык тапшырыла.

Курсларда катнашу өчен гаризаны НТИ Белем бирү компетенцияләре үзәге сайтында бирергә һәм шунда ук тулырак мәгълүмат табарга була: nti-center.ru.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев