Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Татарстан абитуриентлары өчен булачак профессияләрнең электрон навигаторы эшли башлады

Фәнни белгечлекләр навигаторы Наука.рф – «Россиядә Фән һәм технологияләр унъеллыгы» сайтында эшли башлады.

Аның бурычы – тормышын фән белән бәйләргә теләгән абитуриентларга һәм барлык кызыксынган кешегә фәнни белгечлекләр турында мәгълүмат табарга ярдәм итү.

Навигаторда фәнни юнәлешләр һәм бөтен Россия буенча 500гә якын югары уку йортындагы бакалавриат, специалитет, магистратура һәм аспирантура программаларында тәкъдим ителгән белгечлекләр турында белешмә тупланган. Булачак студентлар кирәкле юнәлешне, төбәк һәм белгечлекне сайлап, аңа кайда укытылуын белә ала.

Эзләргә уңайлы булсын өчен, сайтта фәнни белгечлекләр сигез белем өлкәсенә бүлеп күрсәтелгән: «Математика һәм табигый фәннәр», «Инженерлык эше, технологияләр һәм техник фәннәр», «Сәламәтлек саклау һәм медицина фәннәре», «Авыл хуҗалыгы һәм авыл хуҗалыгы фәннәре», «Белем бирү һәм педагогика фәннәре», «Гуманитар фәннәр», «Җәмгыять белеме фәннәре», «Сәнгать һәм мәдәният». Кызыксынган юнәлеш буенча уку йортларын илнең теләсә кайсы төбәгеннән сайларга була.

«Заманча юнәлешләр һәм фән өлкәсендә уңышлы карьера төзү мөмкинлекләре турында тагын да күбрәк абитуриентлар белсен өчен, әлеге навигаторда белемнең төрле өлкәләрендәге белгечлекләр турында иң актуаль мәгълүматлар, һәм шулай ук Россиянең иң яхшы университетлары исемлеге бар», – ди «Илкүләм өстенлекләр» автоном коммерцияле булмаган оешмасының генераль директоры София Малявина.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев