Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Шул чорга кайткан кебек булдык

Азнакай районы мәгариф ветераннары нефть музеенда экскурсиядә булдылар.

Бу турыда район мәгариф ветераннар советы рәисе Наилә Шәяхмәтова язып җибәрде.

«Лениногорск районының Шөгер авылында урнашкан бу музей башкаларыннан үзенең уникаль экспонатлары белән аерылып тора. Шөгернең биек таулары итәгендә Шешмә елгасы буенда Америка кешесе Ласло Шандор беренче тапкыр битум ясау эшен башлап җибәрә.

Бу көнне безнең экскурсовод кызыбыз Ильнара 148 ел элек битум эшләүдән алып бүгенге көндә нефть чыгаруга кадәр булган вакытны күз алдына китереп бастырды.

Төрле авазлар: атлар кешни, кешеләр сөйләшә, казанда сумала кайный хәрәкәткә килүче манекеннар... Гасыр ярым элек ничек битум тапканнар, аны эшкәрткәннәр — барысын да без, ветераннар, зур кызыксыну һәм гаҗәпләнү белән карадык. Без җир асты музеенда штольняда булдык, эретү цехында да, тимерче алачыгында да, Советлар Союзы вакытындагы ретро-автомобильләр экспозициясендә дә булдык. Ул чорлардагы хезмәтне, эшләү шартларының ничек авыр булуын күрдек. Экскурсовод кызыбыз шундый мавыктыргыч итеп сөйләде ки, без үзебезне дә шул эшчеләр кебек хис иттек.

Өлкәннәр һәм укытучылар көненә мәгариф ветераннарына бүләк итеп Шөгер музеена бару мөмкинлекләрен тудырган, экскурсияне оештырган өчен җитәкчебез Гыйлаҗева Зөлфия Солтангировнага, безне транспорт белән тәэмин иткән «Азнакайнефть» идарәсе җитәкчесе урынбасары Вәлиев Наил Альбертовичка, безнең көебезгә генә торган, исән-сау алып йөртеп алып кайткан шофёрыбыз Рөстәмгә барлык ветераннар исеменнән зур рәхмәтебезне белдерәбез. Хөрмәтле дуслар, музейны барып карагыз! Музей искиткеч!», — дип яза ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев