Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Сукаеш мәктәбендә тәнәфесләр күңелле уза

Инстаграмда Сукаеш мәктәбендә тәнәфесләрне менә шулай күңелле уздыруларын күргәч, үзебезнең балачак искә төште.

Башлангыч сыйныфларда укыганда укытучыларыбыз һәр тәнәфестә төрле уеннар оештыралар иде. Бала-чагының шукланып, тәртип бозарга вакыты да калмагандыр. Ә инде үсә төшкәч, без үзебез башлап йөрдек. Кыңгырау чыңлаганын гына көтәбез дә, кызыл почмакка йөгерәбез. Анда гармунчы егетне урындыкка утыртып куеп, китә чүпләмле, өчле, алтылы, сигезле биюләр, «Тычкан белән мәче» уеннары дисеңме… Хәзер күбесе онытылып та бара инде.

Мондый тәнәфесләр балаларны телефоннан аерып торыр өчен дә файдалы.

Ә башка мәктәпләрдә тәнәфесләр ничек уза? Сездән кызыклы фотосүрәтләр һәм язмалар көтәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев