Сөмбелә бәйрәме Актүбә укучыларын 17 нче гасырга алып кайткан
Актүбәнең 3 нче урта мәктәбендә Сөмбелә бәйрәмен уздыру матур традициягә әйләнде.
Сөмбелә – ул көн белән төн тигезләшкән чакта үткәрелә торган бәйрәм. Зифа буйлы, сүзгә тапкыр, эшкә уңган кызны Сөмбелә дип атаганнар. Ул кызны төрле биремнәр, сораулар белән сынаганнар. Безнең бәйрәмдә Сөмбелә генә түгел, барлык укучылар да катлаулы сынаулар үттеләр: сорауларга җаваплар эзләделәр, кызыклы күренешләр күрсәттеләр, үзара ярыштылар.
Башка еллар белән чагыштырганда, быелгы бәйрәмебез үзенчәлеклерәк булды. Укучыларыбыз 17-18 нче гасыр тормышын чагылдырганнар. Өс киемнәре, күрсәтелгән күренешләре дә бик зәвыклы, матур булды.
Гөлнара Җиһаншина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев