“Үсеш ноктасы” Азнакай укучылары тормышын тагын да кызыклырак итте
Азнакай 1 нче урта мәктәбенең 6 нчы А сыйныфы укучылары Тымытык авылындагы “Үсеш ноктасы” үзәгендә булдылар.
Тымытык урта мәктәбе “Үсеш ноктасы” үзәге булып тора. Анда 3D-принтерлар, ОБЖ дәресе өчен тренажер-манекеннар, квадрокоптерлар бар. Бу укучыларга командада эшләү алымнарын өйрәнергә, төрле бәйгеләрдә катнашырга мөмкинлек бирә.
Кунаклар үзәктәге кабинетлар белән таныштылар, шахмат уйнадылар, виртуаль чынбарлык шлемын киеп карадылар, 3D –модельләштерү нигезләренә төшенделәр, 3D – принтеры эшен, тренажер-манекеннарда эшләп карадылар.
“Үсеш ноктасы” мәктәп тормышын тагын да кызыклырак һәм авыл балаларына сыйфатлы белем алырга ярдәм итә”, – ди Тымытык мәктәбе директоры Фирүзә Кашапова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев