Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Сау бул бакча! Исәнме мәктәп!

Бу көннәрдә истәлекле, күңелле дә, моңсу да булган чыгарылыш кичәләре узды.

Мондый чаралар мәктәпләрдә генә түгел,  балалар бакчаларында да уза.

Шундый тантаналы чара “Тамчыкай”  балалар бакчасында да булды. Әти-әниләр, тәрбиячеләр сабыйларны олы юлга – мәктәпләргә озаттылар.

Әти-әниләр  бакча тәрбиячеләренә, гомумән коллективка зур  рәхмәтле.  Алар  еллар  дәвамында сабыйларга бар күңелләрен, җан җылысын бирделәр, аларга икенче әни булдылар.  Алар һәрбер балага  шәхси якын килеп, аларны  җырларга, биергә,  сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләргә, туган телебез, илебезне яратырга өйрәттеләр.  Бу сабыйларның төрле  бәйге-конкурсларда катнашып, призлы урыннарны алып килүендә дә чагылыш таба.  “Тамчыкай”  балалар бакчасында  тәрбияләнүчеләр елның-елында  “Татар малае, татар кызы” бәйгесендә дә җиңү яулап киләләр.

Балалар  үз осталыкларын, талантларын  чыгарылыш  кичәсендә дә күрсәттеләр. Чара тантаналы шартларда, балаларның  җыр-биюләре, шигырьләре, театраль  күренешләр белән үрелеп барды.   Балалар бакчасы мөдире  Светлана  Чанышева балаларга хәер-фатихасын биреп, киләчәктә тырышып укуларын, илебезнең лаеклы гражданнары булып үсүләрен теләде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев