Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Республикада татар әдәбиятын иң яхшы белгән укучыларны ачыклаячаклар

​​​​​​​Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы 31 гыйнвардан 2 февральгә кадәр  татар әдәбияты буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабын уздыра.

Анда 33 районнан муниципаль этапта җиңгән һәм призлы урыннар яулаган 135 укучы катнашачак. Алар арасында азнакайлылар да бар.

Олимпиада программасы буенча 31 гыйнварда катнашучыларны теркәү планлаштырыла. 1 февральдә укучылар белемнәрен сынаячак һәм укытучылар өчен семинарлар оештырыла. 2 февральдә Олимпиадага йомгак ясала.

Жюри составында - ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Казан федераль университетының Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниара коммуникацияләр институты галимнәре һәм белгечләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев