Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Районда II Халыкара “Җәлил укулары” әдәби бәйгесе бара

Актүбә 2 нче урта мәктәбендә II Халыкара “Җәлил укулары” әдәби бәйгесе үтте. Чара Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары белән берлектә оештырыла.

Җәлил кебек милләттәшләребезне дөнья күләмендә күрсәтү зур горурлык икәнен һәркем аңлый, бөек патриотик шагыйрьне безнең укучыларыбыз белеп калырга тиеш. Бөек шәхесләре булганда гына милләт бөек була. Ә бу яктан татар милләте бик бай.

Бәйге 7 номинациядән гыйбарәт иде. Мәктәп укучылары патриот шагыйребезнең әсәрләрен инглиз, рус һәм татар телендә яттан сөйләделәр. Шулай да жюри иң осталарын гына сайлап алырга тырышты. Сигез укучы җиңүчеләр рәтендә: Мифтахов Айдар, Вәлиева Диләрә, Дементьев Савелий, Габдуллин Дамир, Шагалиева Гүзәл, Миннеәхмәтова Алия, Абдуллина Алия, Зәйнетдинова Илсия.

Җиңүчеләр алга таба ярышның икенче турында районда катнашачак һәм мәктәп данын яклаячак.

Фәнүзә Кашапова, татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев