Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Район башлыгы Азнакайның сәләтле балаларын бүләкләде - ФОТО

Бәйрәмдә катнашкан 100 бала да район башлыгының Яңа ел күчтәнәчен һәм 1 мең сум күләмендә акчалата бүләк алды.

Уку алдынгылары, олимпиадаларда, төрле конкурсларда җиңү яулаган, спортта, сәнгатьтә югары уңышларга ирешкән укучылар өчен Балалар иҗат үзәгендә район башлыгының Чыршы бәйрәме узды.

– Сез – безнең горурлыгыбыз. Азнакайның киләчәге сезнең кебек акыллы, сәләтле яшьләр кулында. Яңадан-яңа үрләр яулавыгызны һәм лаеклы алмаш булып үсүегезне телим, – диде муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин үзенең котлау чыгышында.

Ул сәләтле балалар үстергән әти-әниләргә һәм педагогларга рәхмәтен белдерде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев