Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Олимпиадаларда җиңү яулаган укучыларга Азнакай муниципаль районы башлыгы грантлар тапшырды

Мәктәп укучылары олимпиадаларының Бөтенроссия төбәк этабында, республика олимпиадаларының йомгаклау этабында һәм «Олимпка юл» республика олимпиадасында җиңгән һәм призлы урыннар яулаган 30 укучыга Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин грантлар, укытучыларына һәм ата-аналарына Рәхмәт хатлары тапшырды.

“Без сезнең белән горурланабыз. Җиңүләрегез белән ихластан котлыйм. Бу бик авыр хезмәт. Агымдагы уку елы җиңелләрдән булмады, әмма сез тырышлык күрсәтеп, югары уңышларга ирештегез. Бөтен Азнакай халкы исеменнән укучыларга, укытучыларга, әти-әниләрегезгә рәхмәтебезне җиткерәбез”, - диде Марсель Шәйдуллин.

Мондый тантана районыбызда унберенче елын уздырыла. Олимпиадаларның мәктәп этабында 30 фәннән 8815 укучы үз белемнәрен сынаган, аларның 2154 е тирәнтен белемнәрен күрсәткән. Муниципаль этапка үткән 1460 укучының 489 ы җиңүче и призер булган, 76 сы республика һәм ил югарылыгында олимпиадаларда катнашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев