Мәктәпкә җыенырга ярдәм итик
Әле кайчан гына мәктәпләрдә уку елы тәмамлануны белдереп, соңгы кыңгырау чыңлаган иде, инде менә яңа уку башлануга да санаулы гына көннәр калып бара.
Районыбызда быел мәктәп бусагасын беренче тапкыр 700дән артык бала атлап керәчәк. Аларның һәркайсы өчен, билгеле, бу дулкынландыргыч зур вакыйга. Беренче тапкыр мәктәп бусагасын горур булып, чын укучы сыйфатында атлап керү мизгелләре барлык малай-кызлар хәтерендә озак саклана.
Беренче сыйныфка барачак балалар арасында күп балалы, аз керемле, опекага алган, әти-әниләре инвалид булган гаиләләрдә тәрбияләнүче, мөмкинлеге чикле балалар да бар. Белем көне аларның һәркайсына гомергә истә калырлык шатлыклы бәйрәм булсын өчен ел саен районыбызда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе уздырыла. Аның кысаларында предприятие, оешмалар, эшмәкәрләр мохтаҗ гаиләләрдәге балалар өчен уку кирәк-яраклары тутырылган портфельләр әзерлиләр һәм 1 сентябрьдә бүләкләр үз ияләренә тапшырыла. Быел 200дән артык бала ярдәмгә мохтаҗ.
Әлеге игелек акциясеннән читтә калмыйча, һәркем беренче сыйныфка баручы укучылар өчен Белем көнен тагын да истәлеклерәк итүдә ярдәм итә ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев