Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Мәктәп белән территориаль иҗтимагый үзидарә дус эшли

Район предприятие-учреждениеләрендә хисап җыелышлары уза. 30 гыйнварда 9 нчы урта мәктәптә дә хакимият, хокук саклау органнары вәкилләре, 9 һәм 10 нчы территориаль иҗтимагый үзидарә җитәкчеләре катнашында Яңа Юл һәм Мәнәвез халкы - укучыларның әти-әниләре белән очрашу узды.

Мәктәп директоры Гаяз Хәмидуллин отчетын тыңлаганнан соң, район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Рәмис Ханнанов җирлегебездә башкарылган эшләр һәм киләчәк планнар белән таныштырды, халыкның сорауларына җавап бирде. Шулай ук территориаль иҗтимагый үзидарә җитәкчеләре Риф Самаров һәм Фаяз Сәлахов та Яңа Юл һәм Мәнәвез микрорайоннары буенча башкарылган эшләр хакында сөйләп үттеләр.

- 9 нчы мәктәп коллективы белән килешеп, яхшы эшлибез. Укучылар агач утыртуларда һәм өмәләрдә актив ярдәм итәләр, - ди 9 нчы территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Риф Самаров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев