Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Марсель Шәйдуллин: “Мондый сәләтле балалар белән Азнакай тагын да югары күтәрелер!”

Бүген Азнакайның 21 нче “Сандугач” балалар бакчасы базасында “Татар малае, татар кызы” бәйгесенә йомгак ясалды.

Инде хәбәр итүебезчә, әлеге чара Азнакайның 21 нче “Сандугач” балалар бакчасы базасында “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы тарафыннан мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында оештырылды.  Анда 22 конкурсант чыгыш ясады.

Бәйгене йомгаклау тантанасында район башлыгы Марсель Шәйдуллин катнашты.

 “Азнакайда талантлы балалар күп, аларга дөрес юнәлеш бирергә генә кирәк. Саф татар телендә матур итеп сөйләшәсез, биисез, җырлыйсыз. Сезнең белән горуланабыз, - диде ул. - Туган телебезне онытмагыз, өйдә дә, бакчада да татарча сөйләшегез. Сез барыгыз да җиңүчеләр. Рәхмәт әти-әниләргә шундый балалар тәрбияләгән өчен. Туган ягыбызның патриотлары булып үсегез! Мондый сәләтле балалар белән Азнакай тагын да югары күтәрелер!

Бәйге милли үзаңны үстерү, сәләтле балаларны барлау, балалар бакчасы һәм гаилә арасындагы бәйләнешне ныгыту максатларын күздә тотып, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына, Азнакай районы оешуга 90 ел тулуга багышланды.

- Балаларның татар телен белү дәрәҗәләре дә, сәхнәдә  матур итеп үзләрен тәкъдим итүләре дә, сәләтләре дә бәяләнде. Халкыбызның теле, гореф-гадәтләре онытылмасын дисәң, аларны бездән соң калачак буынга тапшырырга кирәк. Милләтебезнең киләчәге безнең кулда. Шуңа күрә бу бәйге һәрдаим дәвамлы булсын иде дигән теләктә калабыз. Аны үткәрүдә булышлык күрсәткән мәгариф идарәсенә, “Сандугач” балалар бакчасына рәхмәтлебез, – диде районның “Ак калфак” хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, жюри рәисе Эльвира Галиева.

Бәйгедә катнашучыларның барысына да исемнәр бирелде, бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды. Ә гран-прига кызлар арасыннан 9 нчы “Салават” күпере” балалар бакчасыннан Әминә Хәсәнова, малайлар арасында 13 нче “Рябинка” балалар бакчасыннан Аслан Фәрхетдинов лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев