Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Мәлбагыш авылы балаларын заманча бакча каршы алды

1 сентябрьдә Мәлбагыш авылында капиталь ремонттан соң балалар бакчасы үз ишекләрен ачты.

 “Татнефть” компаниясе ярдәмендә биредә 3 ай эчендә иске бина танымаслык булып үзгәртелгән.

Тантаналы чарада муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, “Татнефть” компаниясе генераль директоры киңәшчесе Фәнзәт Исмәгыйлов, төзелеш проекты җитәкчесе Алексей Деревянкин, Мәлбагыш авыл җирлеге башлыгы Азат Әхмәтшин, мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева катнашты.

– Мондый балалар бакчасы районда түгел, республикада юк, – дип билгеләп узды Марсель Шәйдуллин үзенең котлау чыгышында. Ул әлеге уникаль проектны тормышка ашырган нефтьчеләргә һәм төзүчеләргә рәхмәтен белдерде.

Балалар бакчасында бары экологик материаллар кулланылган. Хәтта ишек алдындагы уен мәйданчыкларында да агач атрибутлар урнаштырылган. Ремонт-төзелеш эшләре 114 млн сумга төшкән.

– Безнең компания моның белән генә тукталмый, балалар бакчасы каршында 3D принтеры ярдәмендә күп функцияле үзәк төзеләчәк, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә салынган һәйкәлгә реконструкция ясалачак, – диде Алексей Деревянкин.

Үзе дә Мәлбагышта туып үскән һәм аның үсешен кайгыртучы Фәнзәт Исмәгыйлов авылда яшьләрнең күбрәк калуын, балалар бакчасының һәм мәктәпнең гөрләп эшләвен теләде.

Тантаналы өлештән соң кунаклар, бакча хезмәткәрләре, ветераннар, әти-әниләр, балалар бина эченә уздылар. Уен, йокы, санитар бүлмәләр, ашханә – һәрберсе якты, замача җиһазландырылган. Балалар исә тизрәк уенчыкларга тотындылар. Аларга әле биредә күп яңалык ачасы бар.

Әлеге хакта тулырак “Маяк” газетасыннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев