Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

«Маяк» газетасы редакциясе беренче сыйныф укучыларына мәктәп әсбаплары тапшырды

​​​​​​​Газетаның баш мөхәррире Фәрхәт Шәйхулов «Маяк» хезмәткәрләренең беренче сыйныфка бара торган балаларына «ТАТМЕДИА» АҖ исеменнән мәктәп кирәк-яраклары тутырылган җыелмалар бүләк итте.

 Ул аларга яхшы билгеләргә генә укуларын, ә иң мөһиме - сәламәтлек теләп, бүләкләр тапшырды. Бу хәйрия гамәле «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында башкарала.

Самир (7 яшь) - реклама бүлеге белгече Гүзәл Мөбарәкшинаның улы быел Азнакайның 4нче мәктәбенә беренче сыйныфка барачак.
Илъяр (7 яшь) – реклама бүлеге белгече, хәзерге вакытта декрет ялында булган, Миләүшә Баһаветдинованың улы,  ул да 5нче мәктәпнең беренче сыйныфына барачак.
Булачак беренчеләр мәктәптә укулар башлануын түземсезлек белән көтәләр. Самир да өлкән апасы үрнәгендә әнисен «бишлеләр» белән сөендерергә хыяллана. Илъяр да яхшы укырга вәгъдә бирде, ул мәктәптә бик күп яңа белемнәр алачагына һәм яңа дуслар табачагына өметләнүен әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев