Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Әлкәй укучылары белән әти-бабайлары көч сынашты

Хәрби-патриотик айлык кысаларында Әлкәй мәктәбендә күп кенә кызыклы чаралар узды

Хәрби-патриотик айлык кысаларында Әлкәй мәктәбендә күп кенә кызыклы чаралар узды. Башка елларда укучылар командаларга бүленеп, “Аҗаган” уены уйнаса, быел мәктәбебезнең иң көчле егетләре Сидоров Геннадий, Шириязданов Наил, Аюпов Артем, Хәлиуллин Булат, Миннегалиев Нияз һәм әти-бабайларыбыз Нәбиуллин Нил, Шәфыйков Әнис, Сидоров Радик, Салихов Рамил, Аюпов Исмаил, Оруджов Эльхан, Шәйхулов Илнур җитезлектә, тапкырлыкта көч сынашты.

Физкультура укытучысы Сәхипгәрәев Илгиз белән мәктәпнең оештыручы педагогы Закирова Фәридә нинди генә уеннар уйлап тапмаган! Мылтык сүтеп җыю, мылтыктан ату, капчык киеп йөгерү, кызларның чәчен үрү, туп белән төрле уеннар, портрет ясау - санап бетерерлек тә түгел!

Әтиләр һәм бабайлар һич кенә дә егетләрдән калышмадылар. Өлкән яшьтә булуларына карамастан, Нил һәм Исмаил бабайларның җитезлегенә сокланып утырдык. Спортзал җанатарларның дәртле тавышларыннан, көчле алкышларыннан яңгырап торды ул көнне. Нәтиҗәдә, берничә очко белән генә калышып, укучы егетләр командасы икенче урынга чыкты, ә әтиләр командасы беренче булды.

Әлкәй авылы җирлеге башлыгы Зиннурова Светлана катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырды. Аннары барчасы ашханәдә пешекчебез Айсылу апаларының тәмле ашлары белән сыйланды.

Заһитова Ләйлә, башлангыч сыйныф укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев