Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Әлкәй мәктәбендә галим Вәли Хаҗиевны искә алдылар

Әлкәй авылында туып үскән галим, мәгърифәтче, Татарстанның Атказанган укытучысы, РСФСРның мәгариф отличнигы Вәли Хаҗиевның тууына 115 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә узды.

Вәли аганың туганы, Татарстанның Атказанган мәдәният хезмәткәре, журналист-ветеран Нәсимә Камалиева, ветеран-укытучы Ильмира Фәрукшина үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар.

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зинфера Заһитова һәм тарих укытучысы Фәридә Закирова галимнең тормыш һәм хезмәт юллары буенча презентация әзерләгәннәр. 8 нче сыйныф укучысы Лилия Сәлахова кичәне матур итеп алып барды, укучылар җырлар һәм шигырьләр, театраль күренешләр белән бизәделәр.

Әдәби бәйгеләрдә җиңгән укучыларга Мактау грамоталары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев