Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Кәкре Елга авылы балалары яңартылган бакчага бардылар

Кәкре Елга авылында ремонттан соң балалар бакчасы ачылды.

Аны ачу тантанасында муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, мәгариф идарәсе, төзелеш оешмалары, авыл җитәкчеләре, әти-әниләр, мәктәп укучылары катнашты.

Биредә территориягә асфальт юл түшәлгән, бина матур итеп тышланган, түбәсе, тышкы ишекләре, эчтә җылылык челтәре алыштырылган, түшәмнәр ясалган, буяу эшләре башкарылган. “Марс” хуҗалыгы коймаларга 1 млн сум акча биргән. Барлыгы 6 млн сумга якынлык эш башкарылган. Әнә шулай район хакимияте, нефтьчеләр һәм хуҗалыкның уртак көче белән бу көздә нәниләр яңартылган балалар бакчасына килделәр. Анда 15 бала тәрбияләнә.

– 1990 елда төзелгән бина шактый таушалган, авылның ямен җибәреп тора иде, – дип авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Мөхәмәтҗанов авылдашлары исеменнән җитәкчеләргә рәхмәтен белдерде.

Кәкре Елгада быел федераль программа буенча 2 млн сумга Совет урамына тротуар җәелгән, 300 мең сумга мәдәният йорты янында балалар мәйданчыгы төзекләдереләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев