Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Күңеле белән балачак илендә

​​​​​​​Балалар бакчаларында эшләүчеләрнең уңганлыгына шаккатмалы.

Башкача мөмкин дә түгелдер, сабыйлар күңеленә матурлык орлыклары салучы, аларның сәләтләрен үстерүчеләр бит алар. Актүбә бистәсенең 5 нче “Золотой ключик” балалар бакчасы тәрбиячесе Елена Троицкая да әнә шундый киң кырлы шәхес, кул эшләре остасы.

Буш вакытында ул тегәргә, калдык-постык һәм табигый материаллардан курчаклар, уенчыклар, бижутерия, картиналар, вазалар һәм башка шундый әйберләр ясарга ярата. Мондый һәвәслек әнисеннән килә.

– Балалар бакчасына кадәр мин 11 ел Мәдәният йортында, 5 ел Балалар иҗаты үзәгендә эшләдем. Иҗат эшләре белән халыкара, илкүләм, республика конкурсларында катнаштык, призлы урыннар яуладык. Балалар белән эшне яхшы оештырган өчен 2015 елда грантка ия булдым, – ди Елена Троицкая.

2013 елдан башлап ул Алабугада узучы Спасс ярминкәсендә катнаша һәм осталар ассоциациясендә тора.

Иң яратканы – “Тильда” курчаклары тегү. Тире белән эшләргә Уфада өс киемнәре технологиясе һәм дизайны көллиятендә укыганда өйрәнә. Елена Анатольевнаның ике югары белеме дә бар: маркетолог һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү педагогы.

– Кызым Александра да кул эшләре белән кызыксына, миңа ярдәм итә. Аңа 11 яшь. Үзе ясаган әйберләрләрне конкурсларга, күргәзмәләргә куя. Технология дәресләрендә тәҗрибәсе белән уртаклаша. Быел язын “Ачыш” фәнни-гамәли конференциясендә проекты белән катнашып, “Тильда” курчаклары турында сөйләде, – ди Елена Троицкая.

Эшендә дә бу шөгыльләренең файдасы тия Еленага. Өлкән төркемдәге балалар белән картоннан җәнлекләр ясап, театр куйганнар.

“Маяк” газетасының да даими укучысы ул. Әле менә киләсе яртыеллыка язылып, бүләк отты.

– Җепләр һәм энәләрдән торган әлеге бүләкне миңа атап ясаган кебек. Теләсәң дә алай туры килмәс иде, – ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев