Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Җиңү бистәсе волонтерлары өлкәннәрне Интернет челтәрендә эшләргә өйрәтәчәк

Җиңү бистәсе мәктәбе волонтерлары социаль проектны тормышка ашыру өчен грант оттылар.

Җиңү бистәсенең “Ачык йөрәкләр” волонтерлар отряды “Игелек каникулга китми” Бөтенроссия конкурсында катнашып, социаль проектны тормышка ашыру өчен 280 мең сумлык грант оттылар.

«Без былтыр да әлеге бәйгедә 300 мең сумлык грант откан идек. Бу акчага лазерь белән кисү станогы, волонтерлар кабинетына җиһазлар алдык. Быел исә грант акчасын өлкән яшьтәгеләрне Интернет челтәрендә эшләргә өйрәтүгә тотачакбыз», – ди мәктәп директоры Луиза Ермакова.

Конкурс Яшьләр эше буенча федераль агентлык һәм Россия мәктәп укучылары хәрәкәте тарафынан үткәрелә. Быел экспертлар 400 дән артык проектны тикшергәннәр һәм 128 волонтерлар отряды җиңеп чыккан. Алар арасында Азнакай районының Җиңү бистәсе мәктәбе дә бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев