Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Җиңү бистәсе волонтерлары изге гамәлләрне тормышка ашыра 

Җиңү бистәсе мәктәбенең «Ачык йөрәкләр» отряды волонтерлары 1 июньнән «Яхшы үзгәрешләр территориясе» проектын үзләштерә башлады.

Ул «Яхшылык каникулга туктамый» Бөтенроссия бәйгесе кысаларында тормышка ашырыла. Әлеге проект үз эченә берничә мәйданчыкны ала. 

«Сәяхәт» мәйданчыгы кысаларында балалар 1-30 июнь көннәрендә Чатыр Тауда, мәктәп музеенда, «Парус» базасында булдылар. Аның максаты – балаларга җәмгыятькә яраклашырга ярдәм итү, үзара аралашу культурасын үстерү. 

- Сәяхәт барышында без Чатыр тауның иң биек ноктасына мендек. Аннан ачылган матурлыкны сүз белән генә аңлатып бирерлек түгел, - ди Алина Мирзаянова. 

-Музейларга бару – күп яңалыклар бирде, - ди Әмин Зарипов. 

Мәйданчыкның эше киләчәктә дә дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев