Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Франция профессоры Азнакайны ошатты

Бүген муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин Франциянең Реймс университеты профессоры, Труа һәм Шомон педагогик институтлары директоры Фредерик Кастель һәм әлеге институтның әйдәр белгече Камий Далонжевильне кабул итте.

Бүген муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин Франциянең Реймс университеты профессоры, Труа һәм Шомон педагогик институтлары директоры Фредерик Кастель һәм әлеге институтның әйдәр белгече Камий Далонжевильне кабул итте.

Алар Яр Чаллы педагогия институты белән Азнакай мәгариф идарәсе арасында халыкара хезмәттәшлек кысаларында 9 нчы урта мәктәп базасында башлангыч сыйныф һәм математика укытучылары өчен семинар уздырырга килделәр.

Быел февраль аенда әлеге институттан дүрт студент шәһәребез мәктәпләрендә практика үткән иделәр.

–  Бу безнең ил тарихында беренче тәҗрибә. Студентларыбыз бик зур якты тәэсирләр белән, Азнакайны ошатып кайттылар, – диде Фредерик Кастель һәм җылы кабул иткәннәре өчен район җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде.

Әлеге хезмәттәшлек кысаларында 2 нче урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Рәисә Низамова Франциягә стажировкага барачак.

Профессор Татарстанның – кунакчыл, ә халкының гади, якты йөзле булуын да билгеләп үтте.

Очрашу истәлеге итеп ике як та бүләкләр алышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев