Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Эшкә уңган, кулга осталар

Шәһәребезнең 8 нче “Гнездышко” (“Оячык”) балалар бакчасы зурлардан түгел.

Биредә 5 төркемгә 108 бала йөри. Башта ул сәламәтләндерү төрендәге бакча булып исәпләнсә, хәзер катнаш төрдәгегә әйләнгән.

Хуҗасы нинди, йорты шундый диләр бит бездә.

Әлеге коллектив белән Фәридә Мөстәкыймова җитәкчелек итә. Фантазиясе бай, идеялары җитәрлек аның. Бөтен яңалыкны вакытында эләктереп алып, тормышка ашыру өчен бар көчен куя. Биналары тыштан гына түгел, эчтән дә көлеп тора. Диварлар тәрбиячеләрнең берсеннән-берсе зәвыклы, матур кул эшләре белән бизәлгән.

– Коллективыбыз тату, бердәм. Кызлар һәр идеяны хуплап алалар. Район бәйгеләрендә чыгышлар ясыйбыз. Алдан булырга тырышабыз. Тәрбиячеләребез көчле. Шәфкать туташыбыз Сания Шакирова бик зур тәҗрибәле. Әти-әниләр балаларын бакчабызга бирергә атлыгып торалар, бу безгә иң зур бәя, – ди ул.

Фәридә Нәҗип кызы оста оештыручы гына түгел, кул эшләренә дә уңган-булган ханым. “Радужные ступеньки” түгәрәгенә матурдан-матур костюмнар тегә. Балалар җырлап, биеп, халыкара бәйгеләргә кадәр катнашып, призлы урыннар яулыйлар. Монда музыка җитәкчеләре Гөлназ Җиһаншинаның да өлеше зур. Ул балаларны бәйгеләргә, бәйрәмнәргә әзерли, үзе көйләр яза, музыка залып бизәп, изолоннан яктырта торган эре чәчәкләр ясаган.

Педагог-психолог, методистлары Рәмилә Вахитовадан да уңганнар. Ул районның методик берләшмәсен җитәкли, 2019 елда һөнәри осталык бәйгесендә республика күләмендә өченче урынга лаек булган.

– Безнең балалар бакчасы экологик юнәлеш буенча эшли. Республика бәйгесендә 2017, 2019 елларда беренче урынны алдык. Коллектив белән урманнарга чыгабыз, чишмәләрне чистартабыз, бакчабызда әлеге тема буенча конкурслар, зона семинарлары үткәрәбез, – ди ул.

Кемне генә алсаң да, үзе бер гаҗәеп шәхес монда. 35 ел стажы булган тәрбияче Миләүшә Вәлиуллина – рәссам дә, оста да, артист та. Теләсә-нинди рольне җанын-тәнен биреп уйный. Ә ясаган әйберләре!

– Нинди ташландык материал күрсәм дә, моннан нәрсә чыгар икән дип уйлыйм. Бакчада балалар белән дә ясыйбыз. Күңелгә ял бирә, кулга рәхәт, – ди ул.

Әгерҗедә үз ихаталарында да ниләр генә ясап бетермәгән: буасы да, тегермәне дә бар. Карантин вакытында өйдән балалар белән кызыклы занятиеләр үткәргән.

Гөлнара Лотфуллинаның хезмәт кенәгәсендә бер генә язу. Педучилище тәмамлап, 20 яшендә бирегә тәрбияче булып килә ул, инде менә сигезенче төркемен чыгара. Башта балалары, хәзер оныклары шушы бакчага йөриләр. Балалар белән дә, әти-әниләр белән дә уртак тел таба белә. Дидактик уеннарга курчакларга киемнәр, бәлеш, өчпомак, кыстыбыйларга кадәр кулдан бәйләп ясаган.

– Балалар рәхәтләнеп кибетле уйныйлар. Телевизор караганда тик утырасы килми, – ди Гөлнара ханым.

Тәрбияче ярдәмчесе Фирүзә Хәлимованың курчакларына сокланмаган кеше юк. Бу һөнәрнең нечкәлекләренә “Азнакай курчаклары”нда эшләгәндә ныклап төшенгән. Нинди генә милли киемнәр текми ул!

– Эшемне, балаларны нык яратам, – ди Фирүзә. Яшь кенә булса да, балалар үзен “әни” дип йөртәләр икән.

Тәрбияче Светлана Хамзинаның да стажы чирек гасырдан арткан. Ул әнисе Клара юлыннан китеп, шушы һөнәрне сайлаган. Гөлнара Лотфуллина белән бер группада, бер-берсен тулыландырып эшлиләр. Алар тәрбияләгән балалар төрле бәйгеләрдә һәрчак беренче урыннарны яулыйлар, мәктәптә бишлегә генә укыйлар, институтларга керәләр. Светлана Хамзина буш вакытында картиналар чигә.

– Бер дә кулыма энә-җеп алырмын дип уйламый идем. Ун еллап бардыр инде бу шөгыльгә тотынганыма. Бер кереп киткәч, аерыла алмыйсың икән, – ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев