Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Эфирда – мәктәп радиосы

Азнакайның 2 нче урта мәктәбендә күптән түгел генә тавыш режиссерлары һәм радио алып баручылары эшли башлады.

Әлегә бернинди гонорар алмасалар да, монда эләгер өчен алар бик җитди сайлап алу кастингын узганнар.

Өлкән сыйныф укучылары үзләрен бу кызыклы рольдә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Татарстан мәгариф министрлыгы оештырган бәйгедә җиңеп чыккан проект ярдәме белән сынап карый алдылар. Мәктәп директоры Лена Гыйззәтуллина җитәкчелегендәге «Озын тәнәфес» радиостудиясен оештыру” проекты хупланып, грантка лаек булды һәм уңышлы гына эшли башлады. Мәктәптә махсус булмә булдырдылар, һөнәри тавыш җиһазлары сатып алынды. Хәзер проект авторы, татар теле укытучысы Фәридә Мөхлисова җитәкчелегендә балалар даими рәвештә эфирга чыга. Укытучылар һәм укучылар билгеләнгән вакытта мәктәп кабинетларында һәм коридорларда музыкаль тапшырулар, туган көннәрен билгеләп үтүчеләрне котлаулар, үзләренең сорауларына җаваплар яңгыравына, җирле язучыларның шигырьләрен радио аша сыйныфташлары укуына күнеккәннәр инде.

Шушы көннәрдә “Маяк" газетасы редакциясенә мәктәпнең 8 нче сыйныф укучылары чын журналистларның ничек эшләүләрен күрергә килделәр. Азнакай телерадиокомпаниясе редакторы Әлфия Иксанова белән аралашу да егет-кызларга бик кызыклы булды. Ә район газетасы музеена ТР Атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре Лиза Нурлыева үткәргән экскурсия аларга бик күп яңа фактлар һәм экспонатлар ачты. Укытучылар Светлана Алтынбаева һәм Резедә Гәрәева журналистларга җылы кабул итүләре өчен рәхмәтләрен белдерделәр һәм очрашудан алган тәэсирләре белән уртаклаштылар. Сүз уңаеннан, алар үзләре дә күптән түгел укучылары белән республика каналындагы "Тамчы-шоу" тапшыруыннан җиңү белән кайткан иделәр.

– Башта, сүз дә юк, дулкынландык, хәзер радиоэфирга һәр чыгуыбызны көтеп алабыз, Фәридә Фәритовна белән текстлар әзерлибез, кызыклы мәгълүматлар туплап, репетиция ясыйбыз, – дип сөйләде безгә мәктәпнең яшь радиотапшырулар алып баручысы, тугызынчы сыйныф укучысы Динә Габдуллина.

Яшь иҗатчыларга күбрәк шатлыклы хәбәрләр, уңай темалар һәм рәхмәтле, актив тыңлаучыларны гына телисе кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев