Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Чубар-Абдул урта мәктәбе могҗизага бай

​​​​​​​Мәктәбебезгә җәен гөлләр бакчасына килеп кергәндәй булсак, кышын хайваннар дөньясына килеп кергән кебек булабыз.

Нинди генә җир-су тереклеге, яшәеше юк ул сурәтләрдә: суда йөзүче “Кит”, чаштыр-чоштыр үлән арасында йөрүче “Керпе”, чәчәктән-чәчәккә очып,балаларның кулларына килеп кунып, кызыл канатларын ачып очып китәргә әзерләнгән “Капка-фатыйма” дисенме, хәйләкәр “Төлке”, ерткыч “Арыслан”, ”Ак аю”, “Сигезаяк”,”Ташбака”ларны күрсәң, шаклар катырсың. Һәрберсенең арасында үскән нәни чыршылар, укучылар-укытучыларга көн дә дәрт өстәп торалар. Каршыбызда бизәлгән чыршы тирәсендә “ Кыш бабай”, “Кар кызы” һәм Яңа елның символы - “Ак үгез” елмаеп каршы ала. Ә инде мәктәп тәрәзәсе каршында, ясалма күлдә “Пар аккошлар” “йөзеп йөрүен” күрү - күңелле, җан рәхәте, сөенеч.

Туар таңнарыбыз да шулай сөенечле, күркәм, бәхетле булып, 2021 ел һәркайсыбызга күңел тынычлыгы, бәрәкәтле тормыш алып килсен!

Ә Шакирова, Р.Вәдигуллина, укытучылары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев