Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Чубар Абдул мәктәбендә татар телчеләре һәм якташ язучылар очрашты

​​​​​​​Бүген Чубар Абдул урта мәктәбендә “Шушы яктан, шушы туфрактан без” дигән район семинары узды.

Анда мәгариф идарәсе методисты Гөлгенә Игътисамова, татар теле укытучыларының район методик берләшмәсе җитәкчесе Эльвира Ихсанова, Азнакайның 2 нче партнер мәктәбе китапханәчесе Алсу Гарипова, күрше-тирә авыл мәктәпләреннән татар телчеләре һәм китапханәчеләре, шушы мәктәптә белем алган Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары Фәйрүзә Исмәгыйлова һәм Резеда Шәрипова, ветеран укытучы Мөнҗия апа Сафиуллина, авылның җирле шагыйрәсе Зөлхәбирә апа Миннегалиева катнашты.

Кунакларга башта тарих укытучысы Миннеяр Латыйпов мәктәп музеена экскурсия кылды. Биредәге экспонатларның байлыгы сокландырды. Музей җитәкчесе буларак, аны төзүгә, тарихны барлауга ул зур көч куйган.

Педагогларның кул эшләреннән, камыр ашларыннан күркәм күргәзмә оештырылган иде.

Семинар кысаларында якташ язучылар белән очрашу да бик эчтәлекле, җылы узды. Укучылар һәм укытучылар башкаруында шигырьләр, җырлар яңгырады, бию, спектакльдән өзек башкарылды. Чубар Абдул мәктәбе элекке матур традицияләрен саклап, аларны яңартып, бердәм, бер йодрык булып яшәвен күрсәтте.

– Мондый кичәләр Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында гына үткәрелеп калмасын иде. Туган телебездә һәр көнне сөйләшик, аны киләчәккә тапшырыйк, – диде Гөлгенә Игътисамова.

– Татар телен үстерү өчен шушы мәктәптәге кебек тарихыбызны барлау, борынгы гореф-гадәтләребезне саклау, тәмле ашларыбыз, акыллы әбиләребез, аларның татлы сүзләре, яхшы киңәшләре кирәк, – диде Эльвира Ихсанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев