Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

“Чишмәкәй” балаларны яңарып каршы алды - ФОТО һәм ВИДЕО

Территорияне төзекләндерү өчен республикадан өстәмә 3 млн сум бирелгән.

(Азнакай, 21 сентябрь, "Маяк", Резеда Шарипова) Капиталь ремонттан соң шәһәребезнең 14 нче “Чишмәкәй” балалар бакчасы үз ишекләрен ачты.

– Әлеге республика программасы өчен Прездиентыбызга рәхмәт. Быел аның нигезендә Актүбәдә һәм Азнакай шәһәрендә тагын ике балалар бакчасы үз йөзен үзгәртте, – диде мунициаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин.

Ул территорияне төзекләндерү өчен республикадан өстәмә 3 млн сум бирелгәнлеген дә хәбәр итте. Әлеге акчага кухняга җиһазлары сатып алыначак, участокта верандалар, коймалар ясалачак, яктырткычлар куелачак.

 “Чишмәкәй”нең тышы да, эче дә матурланган, биредә балаларга бөтен шартлар тудырылган.

– Бу көнне балалар да, әти-әниләр дә түземсезлек белән көтте. Капиталь ремонт өч ай дәвамында барды. Без “Юнистрой” коллективы эшеннән кәнәгать. Шулай ук ремонт вакытында үз көчләрен куйган хезмәткәрләребезгә, әти-әниләргә дә зур рәхмәтлебез, – ди бакча мөдире Гөлфинә Мөхәммәтшина.

Районда 44 балалар бакчасы бар, аның 19 ы – шәһәрдә. Аларга барлыгы 4049 бала йөри, 800 бала чиратта тора.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев