Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Бүген Азнакай шәһәренең 2 нче “Теремок” балалар бакчасы алтын юбилеен билгеләп үтте (ФОТО+ВИДЕО)

Бәйрәм бүләкләргә һәм котлауларга бай булды. Озак еллар биредә эшләгән ветераннарга аерым хөрмәт күрсәтелде.

Коллективның, әти-әниләрнең һәм балаларның шатлыгын муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев, мәгариф идарәсе җитәкчесе Альберт Рахманов, мәгариф хезмәткәрләренең район профсоюз оешмасы рәисе Лилия Вәлиәхмәтова, шефлык итүче оешма – автомобиль юллары идарәсе җитәкчесе Равил Гинатуллин уртаклашты.

Бәйрәм бүләкләргә һәм котлауларга бай булды. Озак еллар биредә эшләгән ветераннарга аерым хөрмәт күрсәтелде.

Былтыр шефлары ярдәмендә бинаны һәм территорияне төзекләндерү, бизәү буенча биредә күп эшләр башкарылды, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы шәһәрчеге ачылды, быел бакча капиталь ремонт кичерде. 

– Республика, район җитәкчеләренә, шефларыбызга, нефтьчеләргә ярдәмнәре өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Бакчабыз  безне тагын 50 ел шатландырыр дип ышанабыз, – диде “Теремок” бакчасы мөдире Кристина Бәхтиярова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев