Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Бүген Актүбә бистәсенең «Солнышко» бакчасы файдалануга тапшырылды

«Кояшкай» кояштай балкый

Быел районда ике балалар бакчасы республиканың капиталь ремонт программасына кергән иде. Күптән түгел Азнакайда «Родничок» яңарып-төзекләнеп, нәниләргә үз ишекләрен ачса, 2 октябрьдә Актүбә бистәсенең 3 нче «Солнышко» («Кояшкай») бакчасы файдалануга тапшырылды.

Биредә эшләүчеләрнең, балаларның һәм әти-әниләрнең шатлыгын район башлыгы Марсель Шәйдуллин, бистә башлыгы Роза Галеева, мәгариф идарәсе начальнигы Альберт Рахманов һәм башка җитәкчеләр, депутатлар уртаклашты. Изге теләкләре белән бергә алар балаларга уенчыклар да бүләк иттеләр.

Капиталь ремонт 13 млн сумга төшкән. Республикадан территорияне төзекләндерүгә тагын өстәмә 3 млн сум биреләчәк.

– Бакчабыз төзелүгә шушы көннәрдә 50 ел тула. Үзенең алтын юбилеен ул төзекләнеп, матурланып каршы ала. Капиталь ремонтны сыйфатлы, җиренә җиткереп башкарган Инзил Таһиров җитәкчелегендәге «Простор» җәмгыятенә, халык өчен файдалы программалар булдырган һәм аны тормышка ашыруда көч куйган республикабыз, районыбыз, бистәбез башлыкларына рәхмәтлебез, – ди бакча мөдире Гөлүсә Новикова.

Эшләр дүрт айга сузылса да, әти-әниләрдән бер зар ишетмәгәннәр. 

– Балаларыбыз күп вакытларын бакчада үткәрәләр. Элек тә бик яратып йөри идек, хәзер исә шартлар тагын да яхшырган. Без ремонттан соң монда матур, җылы, уңайлы буласына ышандык, өметләребез акланды, – ди ата-аналар комитеты рәисе Гөлназ Недашковская.

«Солнышко» балалар бакчасы 140 балага исәпләнгән. Тышыннан ук кояштай балкып торучы бу бакчага йөрергә теләүчеләр хәзер тагын да күбәер, мөгаен.

 

Фото http://tatarstan.ru сайтыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев